26 гыйнвар көнне Теләче 2нче номерлы балалар бакчасында "Ел тәрбиячесе-2015" конкурсының район турына сайлап алу үзенең башлангычын алды.Бу көнне районның өч тәрбиячесе комиссия каршында үзләренең хөнәри осталыкларын күрсәтеп, ачык шөгыльләр үткәрделәр:
Максабаш балалар бакчасы тәрбиячесе Сөнгатуллина Фәридә Әхәтовна уртанчылар төркеменә йөрүче балалар белән “Әйләнә-тирә табигать белән танышу" шөгыленнән “Кышлаучы кошлар” темасына ;Фото
Югары Кибәхуҗа балалар бакчасы тәрбиячесе Нурисламова Рәсимә Рәхимҗановна уртанчылар төркеменә йөрүче балалар белән “Сөйләм үстерү” шөгыленнән ;Фото
Теләче 2 нче номерлы балалар бакчасының югары квалификацион категорияле тәрбиячесе Галияхметова Зөлфия Агзамовна зурлар төркеменә йөрүче балалар белән "Танып белү-тикшеренү үсеше"шөгыленнән "Су" темасына. Фото
Барлык тәрбиячеләрдә үз эшләренең остасы икәнең раслап; кызыклы,мавыктыргыч шөгыльләр күрсәттеләр.Аларга алдагы эшләрендә уңышлар һәм конкурста җиңү теләп калабыз!