Гыйнвар аенда Максабаш балалар бакчасына йөрүче балалар өчен Югары Кибәхуҗа мәдәният йортында эшләп килүче “Балачак” курчак театры студиясе “Кикки белән Микки” исемле әкият-театр тәкъдим итте. Спектакль башланганчы балалар курчаклар белән таныштылар. Әниләре белән рәхәтләнеп әкият караучы балалар – үзләре дә әкият дөньясына чумдылар. Әкият геройлары белән кайгырдылар һәм шатландылар. Балаларга шундый кышкы әкият, зур шатлык бүләк иткәнгә “Балачак” студиясенә без чиксез рәхмәтле. Аларга иҗатларында зур уңышлар телибез!