Авыл китапханәсенә бару
28 нче гыйнварда башлангыч сыйныф укучылары Шармыш авыл китапханәсенә бардылар. Китапханәче Терентьева И.В. укучыларга курчак театры әзерләде.
Чараның максаты: кечкенә укучыларны китапханәгә йөрергә, китап укырга кызыксыну тудырырга.
Курчак театры барысына да ошады, ә кайбер балалар үзләре курчакларны уйнатып карадылар. Чара ахырында укучылар үзләренә ошаган китапларын сайлап алдылар.