Теләче урта мәктәбе укучылары 1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында һәлак булган якташ сугышчыларыбыз истәлегенә куелган обелискка һәрвакыт ярдәм итеп торалар.

2015 елның 30 гыйнвары, җомга
Теләче урта мәктәбе укучылары 1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында һәлак булган якташ сугышчыларыбыз истәлегенә куелган обелискка һәрвакыт ярдәм итеп торалар. Укучылар якташ сугышчыларбыз истәлегенә куелган обелискны даими кардан чистартып , тәртиптә тоталар. Бу саваплы эштә барлык сыйныф укучылары да катнаша. Җиңү алып килгән , илебез халкына  тыныч тормыш бүләк иткән  сугышчы – батырларга карата, балалар күнелеңдә хөрмәт хисләре тәрбияләүдә мондый эшләрнең әһәмияте бик зур. Бөек Ватан сугышында һәлак булган якташларыбыз - батыр сугышчылар истәлегенә куелган обелискны чиста тотуны технология укытучысы Тимерханов  Камил Гәбделхаевич оештыра.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International