28-29 нчы январь көннәрендә Теләче районы беренчелегенә армспорт буенча ярышлар үтте. Ярышлар 2000-2002 нче, 1999-1997 нче елгы егетләр һәм кызлар өчен үткәрелде. ” Батыр” спорткомплексында үткән бу чарада безнең мәктәп укучылары да катнашты. 2000-2002 нче елгы кызлар арасында мәктәбебез командасы икенче призлы урын алып кайтты. Укучыларыбыз үзләренең көчле ихтиярлы, нык булулары белән аерылып тордылар. Барлык катнашкан укучыларга да рәхмәт белдерәбез. Киләчәктә дә сау-сәламәт һәм спорт белән дус булып яшәүләрен телибез!