29 январь көнне Олы Мәтәскә авылы китапханәсендә бәйләү түгәрәгенә йөрүче балалар китап табиблары булып эшләделәр.

2015 елның 30 гыйнвары, җомга

29 январь көнне Олы Мәтәскә авылы китапханәсендә  бәйләү түгәрәгенә йөрүче балалар китап табиблары булып эшләделәр. Алар күп укылып таушалган китапларның битләрен ябыштырдылар, тышларын яңарттылар. Балалар бу эшләрне  бик теләп башкардылар. Китап дәвалау үзләренә дә ошап китте. Балаларга бу чараны китапханәче Хузиахметова З.Г оештырды. Укучылар тагын килербез дип таралыштылар.

 

    

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International