Җәнәй башлангыч сыйныф укучылары сыйныф укытучысы Назмутдинова Гөлнара Гайсовна белән Арча районы Кушлавыч авылында урнашкан Габдулла Тукай дәүләт әдәби- мемориаль музей комплексына экскурсиягә бардылар. Музей каршында Тукай һәйкәле тора. Әйтерсең, шушы йортка керер алдыннан Тукай ял итәргә уйлаган. Бөек Тукаебызның тормыш юлы бик тә кыска һәм авыр булган. Кырлайда Тукай чишмәсе, Сәгъди абзый нәни Апуш белән утырткан нарат, бай йорты, ашханә бар. Кырлай музее экспозициясе шагыйрьнең бөтен тормыш юлын гәүдәләндерә: экспонатлар арасында Тукайның үзе исән чакта басылган китаплары, аның туганнары һәм дусларының шәхси әйберләре, Казанның “Болгар” кунакханәсендәге җиһазлар бар. Укучыларга сәяхәт бик ошады. Йөз тапкыр ишеткәнче, бер тапкыр күрүең яхшырак . Сәяхәттән алган тәэсирләр укучылар күңелләрендә озак сакланыр әле.