Югары Мәтәске авыл клубында һәр атнаның ял һәм пәнҗешәмбе көннәрендә авыл имамы Рашитов Раиль Тимергазиз улы халыкка дин дәресләре бирә. Авыл халкы өчен бу күптән көтелгән дин дәресләре иде. Алар анда намазга басу тәртипләрен һәм Коръән аятьләрен өйрәнәләр.