Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек кысаларында, Үзәк авылы мәктәбенең 8 сыйныфта "Хатын - кыз. Хәтер. Сугыш" дип исемләнгән дәрес үткәрелде.

2015 елның 30 гыйнвары, җомга
Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек кысаларында, 8 сыйныфта "Хатын - кыз. Хәтер. Сугыш" дип исемләнгән дәрес үткәрелде. Сыйныф җитәкчесе Мортазина Л.Х. белән  укучылар совет хатын - кызларының батырлыгы турында сөйләштеләр. Нәкъ менә шул гүзәл затлар  завод - фабрикаларда, басуларда, фермаларда үзләренең фидакарь хезмәтләре белән җиңү көнен якынайтканнар. Окоплар казыганнар, госпитальләрдә эшләгәннәр, сугышта катнашканнар. Аналар йөрәге югалту ачысын да кичергән. Укучылар әбиләре тырында сөйләделәр, кинофильмнардан мисаллар китерделәр. Аларның яшьтәшләре, 14 -15 яшьлек малайлар - кызлар, олылар белән бергә хезмәт куйганнар. Бу дәрес укучыларга тыныч тормышның кадерен аңларга ярдәм итәр дип өметләнәбез.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International