30 январь көнне Алан урта гомуми белем бирү мәктәбендә башлангыч сыйныф укучылары өчен “Герой пионерлар”дигән темага класс сәгате үткәрелде. Класс сәгатендә укучылар Бөек Ватан сугышы елларында фашистларга каршы олылар белән иңгә –иң торып көрәшкән герой пионерлар турында белделәр. Укучылар Ватан геройларының батырлыгын беркайчан да онытырга ярамый дигән нәтиҗә ясадылар.