30 нчы январьда Әбде авылы мәктәбе башлангыч сыйныф укучылары белән пневматик мылтыкны үзләштерү буенча өстәмә дәрес уздырылды.

2015 елның 30 гыйнвары, җомга
Бүген, 30 нчы январьда, башлангыч сыйныф укучылары белән пневматик мылтыкны үзләштерү буенча өстәмә дәрес  уздырылды. Бу дәрестә укучылар пневматик мылтыкның төзелеше, эшләү принциплары белән таныштылар. Куркынычсызлык кагыйдәләре буенча инструктаж уздырылганнан соң укучылар белән пневматик мылтыктан атулар оештырылды. Алга таба һәр өстәмә дәресләрдән соң укучыларның нәтиҗәләре яхшыра барыр дип ышанып калабыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International