“Ел тәрбиячесе-2015” конкурсының район этабына сайлап алу туры үтте.

2015 елның 30 гыйнвары, җомга

2015 нче елның 26 нчы январеннан 30 нчы январена кадәр  Теләченең  №1, №2, №3 нче балалар бакчалары базаларында район тәрбиячеләренең ел саен үткәрелә торган “Ел тәрбиячесе-2015” конкурсының район этабына сайлап алу туры үтте. Комиссия членнары (Тимофеева Т.А., Вафина Ф.З., Саетова А.Н., Закирова С.Г., Шугаепова Г.М.) тәрбиячеләрнең ачык дәресләрен карап һәм анализлап республика конкурсының район турында катнашу өчен иң оста тәрбиячеләрне барлады. Быел   “Ел тәрбиячесе-2015” конкурсында катнашырга 15 педагог теләк белдерде. Менә алар:

Теләченең №1 нче балалар бакчасыннан Шамсутдинова И.А., Исхакова Л.Ф., Теләченең №2 нче балалар бакчасыннан Галияхметова З.А., Мухамадиева М.Ф., Юсупова Г.Ф., Рафикова Л.А., Теләченең №3 нче балалар бакчасыннан Хамитова Р.Ш., Хазинурова Г.Р., Хафизова А.Р., Шәтке балалар бакчасыннан Касимова Г.С., Максабаш балалар бакчасыннан Сунгатуллина Ф.А., Югары Кибәхуҗа балалар бакчасыннан Нурисламова Р.Р., Олы Нырсы балалар бакчасыннан Тимергалиева Ф.А., Үзәк балалар бакчасыннан Степанова В.И., Аухадиева Г.Х.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International