29 гыйнвар көнне Югары Кибәхуҗа урта мәктәбе базасында “Сыйныф җитәкчесе – 2015” республика конкурсының район туры үткәрелде. Конкурсның сайлап алу турында 15 мәктәптән 15 сыйныф җитәкчесе катнашты. Район турында 5 сыйныф җитәкчесе көч сынашты. Конкурста Теләче урта мәктәбе сыйныф җитәкчесе Шамсутдинова Гүзәл Рәфкатовна һәм Шармаш төп мәктәбеннән Аркадьева Людмила Леонидовналар ьижеп чыкты. Алар 19, 20 февраль көннәрендә Саба районында узачак зона ярышларында катнашачак.