Дөньяда китаптан башка яшәү мөмкин түгел. Китаплар аша тормышны өйрәнәбез, белем алабыз. Чөнки аларда бик күп акыл хәзинәсе тупланган. Ул хәзинәне бернинди компьютер да, телевизор да алыштыра алмый.
Лесной авыл клубында «Әдәбият елы» уңаеннан «Китап дөньясында» дип исемләнгән кичә үткәрелде. Кичәдә балалар төрле китаплар белән таныштылар, рәсем конкурсында катнаштылар.