Безнең балалар бакчасы “Просвещение” нәшрияте тарафыннан уздырыла торган тәҗрибәдә катнаша, яңа укыту методик комплекты «Читаем, слушаем, играем» китаплар тупланмасыннан һәм компакт-дискадан тора.
3 яшьтән алып 7 яшькә кадәр әзерләнгән комплектларның максаты – балаларга курчак театры аша әйләнә- тирәдәге предметлар турында тулырак мәгълүмат бирү, аларны мөстәкыйль аралашуга әзерләү , баланың сөйләм телен камилләштерү, күпкырлы үсешкә ия булган шәхес тәрбияләүмаксатын күздә тотып төзелгән. Шушы көннәрдә нәшрият тарафыннан берничә китап тупланмалары кайтартылды һәм аларны безнең тәрбиячеләр белем бирү эшчәнлегендә актив куллана башладылар.