Татар халкы элек-электән үзенең үзенчәлекле кул эшләре, гореф-гадәтләре белән аерылып торган. Үз кулларың белән чиккән мендәр тышлары, бәйләгән киемнэр бик матур. Аларны бәйләгәндә, теккәндә син җан жылыңны биреп, чын куаныч белән эшлисең. Менә шушы һөнәрләребезне оныттырмаска, гореф-гадәтләрне яратырга өйрәтергә тырышалар Казаклар авыл клубында.