Олы Мишә авылы мәктәбе башлангыч сыйныф укучылары Сталинград сугышы турында сөйләштеләр.

2015 елның 2 феврале, дүшәмбе

Бүген без башлангыч сыйныф укучылары белән Сталинград сугышы турында сөйләштек. Дәрес барышында укучылар сугыш михнәтләре, халкыбызның һәм солдатларның батырлыклары турында таныштылар. Шулай ук Сталинград сугышында катнашучы якташларыбыз турында да мәгълүмат алдылар.

Якташыбыз Түбән Саурыш авылында туып үскән Г.М.Мотыйгуллин  да әлеге сугышта катнашкан. Ул снайпер мылтыгыннан 20дән артык дошман офицерларын юк иткән. Габдулла Мотыйгуллович III дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнгән. Безнең мәктәп һәм республикабызның туган якны өйрәнү музейларында аның шәхси әйберләре һәм сугышчан бүләкләре саклана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International