2015 нче елның 2 нче феврале – Россия тарихында истәлекле көн, Сталинград сугышында немецларны җиңүнең 72 еллыгы.
Бүген мәктәптә тантаналы линейка булды. Сталинград сугышы турында тарих укытучысы Лукина О.И. сөйләде. Ул барлык Бөек Ватан сугышчыларына рәхмәт әйтте. Яшь буынга Җиңүнең нинди корбаннар бәрабәренә килгәнен онытмаска чакырды.
Линейка тәмамлангач, 8 нче сыйныф укучылары, һәйкәл янына Хәтер гирляндасын куйдылар.