Төзергә яратабыз.

2015 елның 3 феврале, сишәмбе

Безнең Иске Җөри  балалар бакчасында балалар куллар катнашындагы уеннар уйнарга бик яраталар.  Бигрәк тә аларга кубиклардан һәм лего конструкторларыннан төзү ошый.

Балалар өйләр, күперләр,  пирамидалар, машиналар һәм аларга гаражлар  төзергә яраталар.

Уен барышында балаларның логик фикерләү сәләте үсә, ахырдан нәтиҗәләр ясарга өйрәнәләр. Шулай ук  фантазияләү һәм фикерләү сәләтләре арта.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International