Безнең Максабаш балалар бакчасында кечкенә генә табигать почмагы бар. Бу почмакта бүлмә гөлләре урын алган. Алар балаларның яшь үзенчәлекләренә туры китерелеп сайланган. Тәрбияче Сөнгатуллина Фәридә Әхәтовна балаларны бүлмә гөлләренең төрләре белән таныштыра, аларны тәрбияләргә һәм дөрес итеп су сибәргә өйрәтә. Табигать почмагында эшләү дәверендә балаларның бүлмә гөлләре , аларның төзелеше,үсүе тәрбияләү турында белемнәрен ныгыта.