3 февраль көнне Теләче Үзәк китапханәсендә китапханәчеләрнең чираттагы җыелышы булып узды. Җыелышта Теләче җирлекара китапханәләр директоры Дәүлиева Ризидә Миннехановна 7 февраль көнне район мәдәният йорты бинасында узачак “Әдәбият – заман көзгесе” дип исемләнгән әдәби –музыкаль кичәгә хәзерлек эшләре турында сөйләде. Китапханәләрдә түләүле хезмәтне җәелдерү турында сүз алып барды.