2 февральдә Алан урта гомумбелем бирү мәктәбендә “Сталинград сугышының әһәмияте” дигән темага тәрбия сәгате уздырылды.

2015 елның 4 феврале, чәршәмбе
2 февральдә Алан урта гомумбелем бирү мәктәбендә “Сталинград сугышының әһәмияте” дигән темага тәрбия сәгате уздырылды. Тарих укытучысы Хәсәнова А. М. үз чыгышында Сталинград өчен сугышның Бөек Ватан сугышы чорында тамырдан борылыш ноктасына әверелүен аңлатты. Сыйныф сәгате барышында укучылар Сталинград сугышында фашистлар Германиясе һәм аның иярченнәренең биш армиясе тар-мар ителүен, Совет Кораллы Көчләренең, дошманнан стратегик инициативаны тартып алып, сугышның ахырына кадәр үз кулларында тотулары хакында мәгълүмат алдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International