2015 елның 31 январь көнне Ямбулат авылы клубында “ Шушы яктан,шушы туфрактан без” дигән кичә үткәрелде. Бәйрәмгә читтә яшәүче авылдашларыбыз бик күп кайтты. Кичә бик күңелле үтте хэм ул 3 сәгат дәвам итте. Бәйрәмнең үткәне сизелмичә дә калды. Авылның үткәне, бүгенгесе барланды. Кичәдән соң кайткан кунаклар, авылда яшәүчеләр үзләрен яшлек елларын искә алып “ Наза”, “ Бишле” һәм башка уеннар уйнап бәйрәмне дәвам иттеләр. Бу истәлекле хатирәләр авылдашларыбыз күңелендә мәңге онытылмаслык эз калдырыр. Туган якның, туган туфракның никадәрле кадерле икәнлегенә тагын бер тапкыр инандык. Туган якларыбызга ешрак кайтыгыз , кадерле авылдашларыбыз!