Югары Кибәхуҗа урта мәктәбендә "Урман уттан курка" дип исемләнгән рәсем конкурсы игълан ителгән иде. Әлеге конкурс яшь үзенчәлегенә карап 3 этапка бүленгән: кечкенәләр төркеме - 1-4 сыйныфка кадәр; уртанчылар төркеме - 5-8 нче сыйныфка кадәр; зурлар төркеме - 9-11 нче сыйныфларга кадәр. Конкурста барлык сыйныфлар да бик теләп катнашалар, рәсемнәр ясыйлар. Мәктәп туры 7 февральгә кадәр дәвам итә.