Район мәдәният йортында һәрдаим мәдәни чаралар узып тора.

2015 елның 5 феврале, пәнҗешәмбе
Район мәдәният йортында һәрдаим мәдәни чаралар узып тора. Төрле республика һәм район бәйгеләренә әзерлек тукталып тормый. Шул унайдан мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Туктамышева Әнисә Хәмитовна бүген - 3 февраль көнне «Ел хатын – кызы, ел ир – аты: хатын – кыз карашы» республика бәйгесендә катнашачак райондашларыбыз белән очрашты. Алар - Баландыш авылыннан фермер Мөхәммәтшин Рөстәм Шәмсевәли улы, Теләчедән «Бөтендөнья Татар конгрессы иҗтимагый оешмасының Теләче бүлекчәсе җитәкчесе  Зиннатуллина Талия Сәгыйт кызы, Нырсы авылыннан пенсионер укытучы, үзешчән сәнгать остасы Нурания Хәбир кызы, мәдәният йортында балаларга бию серләрен өйрәтүче Баева Зилә Рафаэль кызы һәм «Теләче FM» радиосы дикторы Лилия. Алар барысы да бүгенге көндә бәйгегә әзерлек мәшәкатьләре белән мәшгуль. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International