“ Бөек Җиңүне каршылап” рәсем конкурсының Лесной авылы мәктәп укучылары бик актив, теләп катнаштылар.

2015 елның 5 феврале, пәнҗешәмбе
Җиңү көне – барыбызның  да яратып көткән бәйрәмнәрнең  берсе. Без бүген ветераннарыбызның  каһарман йөрәкләре, түземлелекләре, сабырлыклары, батырлыклары алдында баш иябез. 1945  елның 9 Мае китергән  сөенечле көннәрдән  соң күпме генә еллар үтмәсен, фашизм  һәлакәтеннән   дөньяны  коткарып  калган җиңүчеләр  буыны, аларның тиңдәшсез батырлыгы  безнең күңелебездә  мәңге  сакланып  калачак. Бөек Җиңүнең 70 еллыгына карата мәктәп, район күләмендә уздырылучы конкурсларда, ярышларда укучыларыбыз бик актив катнаша. “ Бөек Җиңүне каршылап” рәсем конкурсының  мәктәп этабында укучыларыбыз бик  актив, теләп катнаштылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International