Язлар арты язлар җитә, җирдә яшәү дәвам итә. Илебезне саклап аяусыз көрәшкән,Бөек Җиңү көнен якынайткан ватандашларыбызның батырлыгы буыннан – буынга күчеп, халык күңелендә сакланып килә. Һәр елның 9 маенда ветераннар очраша, ә күзләрендә шатлыклы күз яшьләре. Сандыктагы орден-медальләр, саргайган хатлар кузгала. Туганнарын , якыннарын гына түгел, матур яшьлек елларын да тартып алып,сугыш ул чор кешеләренең язмышын үзенчә үзгәртеп куйды. Ләкин ул күңелләрдәге саф-керсез уйларны каралта алмады. Бу утлы елларны йөрәкләрдән сызып ташлап булмаган кебек, безнең тыныч тормышыбыз өчен көрәшкән илпәрвәрләр каршындагы бурычыбызны да онытырга хакыбыз юк. Шул максаттан 3 февраль көнне Урта Мишә авылы китапханәсендә сугыш чоры балаларына, тыл ветераннарына багышлап “Сугыш еллары буйлап” исемле китап күргәзмәсе, “Хәтердән мәңге җуелмасын, Җиңу елларының даннары”-исемле темага альбомнар эшләнде.