Бүген без башлангыч сыйныф укучылары белән Олы Мишә мәдәният йортында экскурсиядә булдык.

2015 елның 5 феврале, пәнҗешәмбе

Бүген без башлангыч сыйныф укучылары белән Олы Мишә мәдәният йортында экскурсиядә булдык. Мәдәният йортыбыз якты, зур, матур. Анда туган авылыбызның табигате, байлыклары, күренекле шәхесләре турында стендлар эшләнгән. Алар аша Атказанган мәдәният хезмәткәре Фаягөл Фатхуллина,  аның уллары - Кәрим Тинчурин артисты  Алмаз Фатхуллин, Теләче муниципаль районы башлыгы урынбасары – Айрат Фатхуллин, Атказанган спорт мастеры, фермер – Сәгыйт Гыйниятуллин, улы – Универсиада чемпионы Илдар Гыйниятуллин турында бик күп мәгълүмат алдык. Укучыларда туган авылыбызның күренекле шәхесләре белән горурлану хисе уянды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International