2015 нче елның 7 нче февраленнән Россиядә истәлекле көн - спортның кышкы төрләре көне кертелә. Безнең мәктәп командасы Теләче муниципаль районы гомумбелем мәктәпләре, авыл советы оешмалары командалары арасында чаңгы ярышы буенча әзерләнә.
Максаты һәм бурычлары:
- сәламәт яшәү рәвешенең нигезе буларак, спортның кышкы төрен популярлаштыру;
- авыл җирендә яшәүчеләрне чаңгы спорты белән шөгыльләнергә җәлеп итү;
- көчле авыл чаңгычыларын ачыклау.