Олы Мишә мәктәбенең 8 нче сыйныф укучылары тыл ветераны янында булдылар.

2015 елның 9 феврале, дүшәмбе

“Өлкәннәргә игътибарлы һәм ихтирамлы булыйк!” – бу безнең «Алмаш» оешмабызның эшчәнлек девизы. Мәктәптә тимурчылар отряды һәр атна саен сугыш ветераннарына һәм ялгыз калган карт-карчыкларга йорт эшләрендә булышып торалар.   Аларның  максаты  да ”Өлкәннәргә шатлык китерү, эшне чын күңелдән башкару.”

       Кешеләргә эшләнгән һәр файдалы, игелекле эштән соң үзеңне бәхетлерәк итеп сизәсең. Көн дә яхшылык кылу - һәр варис өчен гадәти хәл, көндәлек яшәү рәвеше. Кичә безнең мәктәпнең 8 нче сыйныф укучылары тыл ветераны Мәймүнә әби янында булдылар.

 

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International