7 февраль көнне 7-11 сыйныф укучылары белән очрашуга сугыш чоры баласы – Мәрдәнова Әлфинур апа килде. Ул укучыларга үзенең балачак еллары - авыр вакытлар – турында сөйләде. Күп хәтирәләр әнисе сөйләве буенча иде. Әлфинур апа сугыш чорын чагылдырган үзе язган шигырьләрен дә укыды. Укучылар аңа үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр.