Бүген,7 февраль көнне башлангыч сыйныф укытучысы Зәйнетдинова Л.М. “Әйләнә-тирә дөнья” дәресеннән 2 һәм 4 нче сыйныфларда ачык дәрес күрсәтте. Бу укытучы мәктәп күләмендә үткәрелгән “ Ел укытучысы - 2015” конкурсында җиңүче дип табылды һәм район конкурсына тәкъдим ителде. Аңа уңышлар телибез!