7 гыйнвар көнне мәктәбебезнең бер төркем укучылары “Ак халатлы фәрештәләр” дип исемләнгән фестивальда катнашты.

2015 елның 9 феврале, дүшәмбе
7 гыйнвар көнне мәктәбебезнең  бер төркем укучылары “Ак халатлы фәрештәләр” дип  исемләнгән фестивальда катнашты. Чара Теләче үзәк больниөасында узды. Баш табиб Галиуллин И.И. үзләренең эшчәнлекләре белән таныштырды, кызыклы тарихи фактлар китерде. Аның халыкка медиөина хезмәте күрсәтү буенча урынбасары Төхбиева Э.А. сәламәт яшәү рәвеше, организмыбызның мөмкинлекләре турында чыгыш ясады. Мед. университеты студенты  Ибраева Ч.Н.  КДМУ турында сөйләде, кызыклы видеоролик күрсәтте. Ахырдан Элҗвира Әсгатовна больница буйлап  экскурсия үткәрде. Чыгыш ясаучылар укучыларны һөнәр сайлаганда уйлап эш итәргә чакырдылар. Беркемгә дә сер түгел, медицина – тирән белем, ихтыяр көче генә түгел, шәфкатьлелек киң күңеллелекне дә таләп итә торган өлкә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International