8 февраль көнне Олы Мишә авыл китапханәсендә “Ак калфак” хатын-кызлар берләшмәсе килен каршылау кичәсенә әзерлек эше башлап җибәрде. Татар халкының гаилә йолалары арасында иң зур һәм хөрмәтле урынны никах туе, егетнең өйләнүе, кызның кияүгә чыгуы белән бәйле йолалар, гореф-гадәтләр, уеннар, йола җырлары алып тора. Туй йоласы татар халкында яхшы сакланган, һәм ул үзенчәлекле эчтәлеккә ия. Туй йоласы, бик зур иҗтимагый әһәмияткә ия булган вакыйга буларак бәйрәм ителә. Безнең “Ак калфак” берләшмәсе шушы йолаларны буыннан – буынга тапшыру максатыннан кичәгә әзерләнә.