Ел саен Теләче №2 балалар бакчасына йөрүче балалар төрле иҗади конкурсларда катнашалар һәм призлы урыннарга лаек булалар.Быелгы уку елы да искәрмә булмады,2014 елның ахырында Зиннатова Сәидә IIнче республика күләмендә үткәрелүче “Бәхет йолдызы” исемле милли татар сәнгате фестиваль-конкурсында катнашып ,IIнче дәрәҗәле Лауреат исеменә лаек булды.
2015 ел башында Яр Чаллы шәһәрендә яшь башкаручыларның республика күләмендә үткәрелүче ачык фестиваль-конкурсы булып узды.Бу конкурста да Теләче №2 балалар бакчасыннан музыкаль җитәкче Рафикова Л.А. җитәкчелегендә ике бала Юнусова Сәмирә һәи Шайдуллина Иделия “Ялгыз (соло) башкаручы” номинациясендә катнашып,Лауреат исемнәренә лаек булдылар. Барлык балаларны бу җиңүләре белән тәбриклибез!