Район мәдәният йортының «Умырзая» балалар театр коллективы март аенда республикакүләм балалар, яшьләр драма һәм курчак театрлары арасында узучы «Иделкәем» конкурсында чыгыш ясарга әзерләүен дәвам итәләр. Алар Галимҗан Гыйльмановның «Убырлы карчык әбием» драматик әкият -тамашасын сәхнәгә куячаклар.