8-февраль көнне Иске Җөри мәдәният йортында авыл җыены булып узды.Ел да оештырыла торган бу җыенда Теләче муниципаль районы башлыгы Зарипов Ильдус Фатыйхович һәм районыбызның башка тармак җитәкчеләре катнашты .Беренче булып районыбызның 2014 -ел эшчәнлегенә багышланган презентация күрсәтелде, аннан соң Иске Җөри авыл җирлеге башлыгы Мараков Раил Рамилович һәм Иске Җөри авыл җирлегенә кергән оешма җитәкчеләренең чыгышлары тыңланды.Безнең Иске Җөри балалар бакчасы мөдире Фәләхиева Алсу Әхмәтгаяновна балалар бакчасының 2014 -ел эшчәнлегенә кыскача анализ ясап китте.