Соңгы елларда автотранспорт саны, юлларда машина хәрәкәте көннән-көн арта бара.

2015 елның 11 феврале, чәршәмбе

Соңгы елларда автотранспорт саны, юлларда машина хәрәкәте көннән-көн арта бара. Шуның нәтиҗәсендә балаларның юл транспорт һәлакәтенә юлыгу куркынычы да көчәя. Ә бу исә, үз чиратында, балаларга кече яшьтән үк юл йөрү куркынычсызлыгы кагыйдәләрен өйрәтүне бурыч итеп куя. Балачакта алган белем һәм күнекмәләр яхшы үзләштерелә, тиз генә онытылмый, гомер буе саклана. Балаларны юл йөрү кагыйдәләренә төшендерү, аларда юлда йөрү күнекмәләрен формалаштыру- өлкәннәр: тәрбиячеләр, әти-әниләрнең, барлык педагогларның изге бурычы. Бакчабызда нәниләрнең гомуми үсешенә ярдәм итүче, юлларда үз-үзеңне хәвефсез тотарга, кирәк булганда тиз һәм дөрес хәрәкәт итәргә өйрәтүче төрле чаралар, әңгәмәләр даими үткәрелә.

          

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International