Февраль — кышның иң кырыс айларыннан берсе.

2015 елның 11 феврале, чәршәмбе
Февраль — кышның иң кырыс айларыннан берсе. Урманда кошлар һәм җәнлекләр өчен азык табу тагы да кыенлаша. Кошлар кешеләр яшәгән җиргә якынрак килергә тырышалар. Ипи валчыгы, бөртекләр – алар өчен менә дигән җим. Безнең балалар да өйдә әти-әниләре белән бергәләп җимлекләр ясадылар. Бакчага  килгәч дуслары белән бергәләп кошларны сыйлыйлар. Җимлекләрдә кошлар бик еш кунак булалар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International