Бүген Олы Мишә урта мәктәбендә зур бәйрәм - Әлифба бәйрәме. Әлифба – баланың беренче уку китабы. Мәктәп бусагасын атлап кергәч тә, укучы туган телебез хәзинәсен шушы китап ярдәмендә өйрәнә башлый.
Бәйрәмгә укучылар укытучылары Каримова Г. Г. белән бик ныклап әзерләнделәр: матур итеп җырладылар, биеделәр, сәнгатьле итеп шигырьләр сөйләделәр. Кунак итеп чакырылган әти-әниләр бу бәйрәмне бик ошаттылар, балаларының чын мәгънәсендә укучылар булуы белән горурландылар, укытучыларга рәхмәтләрен җиткерделәр. Соңыннан бу бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте.