Район мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Сердәш” халык театры Аяз Гыйләҗев повесте буенча Мансур Гыйлэҗев сәхнәләштергән “Яра” исемле драмасы буенча репетицияләрне башлап җибәрде.
Бөек Ватан сугышы чорыннан сонгы вакыйгаларны тасвирлаган бу әсәр халык театры май аенда узачак “Идел йорт” Төбәкара театр коллективлары фестивалендә катнашачак.