Теләче №2 бакчасында ата-аналар белән эшләүгә зур игътибар бирелә

2015 елның 12 феврале, пәнҗешәмбе
Теләче №2 бакчасында ата-аналар белән эшләүгә зур игътибар бирелә: ата-аналар җыелышлары, консультацияләр, ачык чаралар күрсәтү, ачык ишекләр көннәре үткәрү һ.б. Бигрәк тә бу эш мәктәпкә әзерлек төркемендә эшләүче тәрбиячеләр тарафыннан актив алып барыла. Бу атнада Теләче №2 балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме тәрбиячесе, Юсупова Гөлсинә Фаухетдиновна мәктәп укытучылары, әти-әниләр катнашында җыелыш уздырды. Җыелыш ике өлештән торды: башта балалар катнашында, “Галәмгә – Лунтикка кунакка...” исемле танып белү өлкәсе буенча эшчәнлек күрсәтелде; соңыннан, эшлекле сөйләшүдә укытучылар, әти-әниләрне кызыксындырган сорауларга җаваплар һәм киңәшләр бирделәр. Җыелыш бик тә кызыклы һәм файдалы үтте.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International