Безнең балалар бакчасында тәрбияләнүче балаларга медицина күзәтүен Олы Нырсы фельдшер-акушерлык пункты башкара.

2015 елның 12 феврале, пәнҗешәмбе
Безнең балалар бакчасында тәрбияләнүче балаларга медицина күзәтүен Олы Нырсы фельдшер-акушерлык пункты башкара.Менә бүген дә балалар шәфкать туташы Эльмира Накиповна Хайрутдинова безнең балаларга медицина күзәтүе уздырды.Ул иң элек һәр баланың чисталыгын карап чыкты.Грипп чоры булганлыктан һәр баланың тын һәм сулыш юлларын тыңлады,балаларга һәм бакча хезмәткәрләренә "С" витаминлы ризыклардан лимон,апельсин ,сарымсак,суган ашарга киңәш итте.Соңыннан Гриппка каршы лекция укыды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International