Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 70 ел узса да, сугыш хатирәләре тоныкланмый. Дошманга күкрәк киереп каршы торган, изге җиребезне саклап, аның иминлеге өчен гомерләрен дә кызганмаган каһарманнар һичкайчан онытылмас. Шул уңайдан 12нче февраль көнне Урта Мишә авылы китапханәсендә сугыш чоры балаларына, тыл ветераннарына багышлап “Җиңү килде җирне нурга күмеп” исемле стенд эшләнде.