11 февральдә Теләче урта гомумбелем мәктәбендә ата-аналар җыелышы булып үтте.

2015 елның 13 феврале, җомга
 11февральдә Теләче урта гомумбелем мәктәбендә  ата-аналар җыелышы  булып үтте. Җыелышта яшьләр һәм спорт эшләре буенча бүлек җитәкчесе Гәлиев А.В., балигъ булмаган яшьләр белән эшләүче инспектор Нәҗмиева Р.Р.,район мәгариф бүлеге педагог - психологы Зиннатова Г.Р., ата-аналар һәм укытучылар катнашты.Җыелышта яшь буында сәламәт яшәү рәвешен тәрбияләү юллары турында сөйләнелде. Соңыннан мәктәп директоры Җәләлов Р.К. балаларга сәламәт яшәү рәвеше тәрбияләүдә ата - аналарга һәм укытучыларга, яшьләр белән эшләүче берләшмәләргә кулга – кул тотынып, балаларга үрнәк булып эшләргә чакырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International