15 февраль көнне район мәдәният йортында Республика күләм “Созвездие-Йолдызлык” телевизион яшьләр фестиваленең зона туры узачак. Бу фестивальдә районның барлык мәктәпләре дә катнашачак. 5-21 яшьтәгеләр “Вокал-соло”, “Вокал ансамбльләре”, “Хореография”, “Конферанс”, номинацияләрендә катнаша. Конкурсантлар, яшьләренә карап, һәр номинациядә 3-5 төркемгә бүленә. Аларны урыннарда билгеләнгән жюри бәяли.
Район мәдәният йортында бу фестивальгә әзерлек репетицияләре бара.