12 февраль көнне Балалар иҗат үзәгендә “Иң шәп вожатый” республика конкурсының муниципаль туры уздырылды. Бу конкурста вожатыйлар үзләре белән таныштырдылар,оештыру сәләтләрен күрсәттеләр, тест сорауларына җавап бирделәр,, үзләренең сәнгатьтә осталыкларын күрсәттеләр. Бу конкурста мәктәбебез данын яклап 7 сыйныф укучысы Зәйнетдинова Ләйсирә бик уңышлы чыгыш ясады һәм “Самый эрудированный вожатый” номинациясендә җиңү яулады.Ләйсирәне бу уңышы белән чын күңелдән котлыйбыз һәм алга таба да уңышлар телибез.