15 нче февраль көнне Олы Нырсы авыл китапханәсендә Советлар Союзы Герое, татар шагыйре Муса Җәлилне искә алу кичәсе булды.

2015 елның 20 феврале, җомга

15 нче февраль көнне Олы Нырсы авыл китапханәсендә  Советлар Союзы Герое, татар шагыйре Муса Җәлилне искә алу  кичәсе булды. Бу кичәдә Олы Нырсы урта мәктәбенең  башлангыч сыйныф укучылары катнашты. Балалар шагыйрнең тормыш юлын чагылдырган һәм аның иҗади эшчшнлеге буенча бирелгән сорауларга җаваплар бирделәр. Аның шигырләрен яттан сөйләделәр, матур җырларын башкардылар. Балалар Муса Җәлилнең кыю,батыр сугышчы булуына сокландылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International