Газизуллин Радик бүгенге тәрбия сәгатендә 5-7 сыйныфларны берләштереп, Әфган сугышына багышланган батырлык дәресе үткәрде. Дәрес барышында ул укучыларга безнең районнан сугышта булган батырларыбыз, геройларча һәлак булган сугышчыларыбыз турында сөйләде. Шулай ук әлеге сугыш турында кыска вакытлы видео да күрсәтелде. Дәрес патриотик рухта узды. Укучылар дәрестә бик актив катнашып утырдылар. Безгә тыныч тормыш булдыру өчен көрәшкән батырларыбызны онытырга хакыбыз юк!