17 февраль көнне Үзәк урта мәктәбендә Җиңүнең 70 еллыгына багышланган "Хәтер битләрен актарганда..." дип исемләнгән чара уздырылды. Альбом рәвешендә эшләнгән презентация Бөек Ватан сугышын төрле яклап тасвирлады. Укучылар герой шәһәрләр, сугышчы жетоны, кайбер плакатларның ясалу тарихы турында мәгълүмат алдылар. Альбомның тагын бер бите Ленинград блокадасына багышланган иде. Малайлар һәм кызлар яшьтәшләренә бер тәүлеккә бирелгән 125 гр. ипине күреп гаҗәпләнүләрен яшерә алмадылар. Ятим балаларны полкларына тәрбиягә алган мәрхәмәтле солдатлар да аларда хөрмәт хисләре уятты. Шундый зур сынауларны кешелек сыйфатларын җуймыйча җиңеп чыга алган халык һичшиксез соклануга лаек.хисләре уятты. Шундый зур сынауларны кешелек сыйфатларын җуймыйча җиңеп чыга алган халык һичшиксез соклануга лаек.